news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җәмәгатьчелеге Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

15 апрельдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү татарлары автономиясе хезмәткәрләре, Татар мәдәни үзәге артистлары һәм башкаланың татар җәмәгатьчелеге активистлары шагыйрь Габдулла Тукай вафат булган көнне Новокузнецк урамында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Тукай күптәннән инде милли символга әверелде. Аның турында хәтерне татарларның барлык буыннары сакларга тиеш», - дип билгеләп үтте Дәүләт хакимияте органнары белән мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин.

Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Тукай һәйкәле Мәскәү татарларын берләштерә һәм аларга талантлы милләттәшебез турында искә төшерә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot