Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Габдулла Тукайны искә алачаклар
Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә, Мәскәүдә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.
Башлана - 17.00 сәгатьтә.
Адресы: Новокузнецк урамындагы сквер, 13/15 – 17/19.
17.30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә музыкаль-шигъри кичә һәм II «Тукай иле» иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Бу көнне шулай ук Татар мәдәнияте үзәгендә ремонттан соң татар теле кабинеты эшли башлый.
- Габдулла Тукай һәйкәле 2011 елда, шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә ачыла. Монументның авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз