Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне искә алу тантаналары була
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр куелачак. Бу 21 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
12.00 сәгатьтә – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә (Муса Җәлил урамы, 2) чәчәк кую тантанасы. Ул 25 августта шагыйрь һзм аның тарафдарларының һәлак булуына 80 ел тулы кысаларында уза.
15.40 сәгатьтә Татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә (Новокузнецк урамындагы сквер) чәчәк кую тантанасы булачак.
«Теләге булган һәркемне бөек мәдәният эшлекләрен искә алырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз