news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестивале башлана

Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестивале башлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фестиваль өч турда узачак:

  • 1нче тур 10-31 мартта урыннарда үткәрелә, педагоглар һәм җитәкчеләр икенче турда катнашу өчен аудио яки видео форматтагы конкурс эшләре белән гаризалар җибәрә;
  • 2нче тур 1-12 апрельдә онлайн режимда уза;
  • 3нче йомгаклау туры 13-25 апрельдә Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында оештырыла.

26 апрельдә гала-концерт була. Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә лауреатлар һәм дипломантлар бүләкләнәчәк.

Бәйге өч төрле яшь төркемендә үткәрелә:

  • 5 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар;
  • 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар;
  • 14 яшьтән 18 яшькә кадәр катнашучылар.

Номинацияләр:

  • вокал
  • вокал ансамбль
  • хореография
  • нәфис сүз
  • инструменталь жанр,
  • Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләр башкару.

Гаризалар ruhcenter@mail.ru почта адресы аша кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot