Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачаклар
Габдулла Тукай туган көнендә, 26 апрельдә, Мәскәүдә традиция буенча шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Бу хакта MAX каналында Татарстанның Россиядә вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тантанада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре, шулай ук җәмәгатьчелек катнашачак.
Һәйкәл 2011 елда ачылган. Бу вакыйганы Мәскәү татар җәмәгатьчелеге күп еллар көткән, һәм аны ачу шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган башкалада төп чараларның берсе булган. Монументның авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.
Тантана 12:00 сәгатьтә башланачак, катнашучыларны җыю – 11:45.
Чара Новокузнецкая урамындагы скверда (13/15 – 17/19 йортлар) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз