Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Фуат Мансуров истәлегенә узган концерт 3 миллион сум хәйрия акчасы җыйган

Мәскәүдә Тимер юл эшчеләренең үзәк мәдәният йорты сәхнәсендә Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, мәшһүр дирижер Фуат Мансуров истәлегенә зур концерт узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Быел Фуат Мансуровның үлүенә 15 ел тула.
Концертны оештырган Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге билетлар сатудан керемне һәм хәйриягә бирелгән акчаларны Казандагы балалар хосписына ярдәм итү өчен Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фондына тапшырды.
Хәйрия концертында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе урынбасары Ерлан Шамишев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин, Фуат Мансуровның гаиләсе һәм Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова катнашты.
Җырчылар Казан музыка көллиятенең «Новая музыка» яшьләр симфоник оркестрына кушылып җырлады. Дирижер - оркестрның җитәкчесе Анна Гөлишәмбәрова.
Равил Әхмәтшин концертка килеп, балаларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Безнең проектларга теләктәшлек итеп, авыру балаларга булдыра алганча ярдәм күрсәтүчеләргә - концертларга билет алып, хәйриягә акча бирүчеләргә барысына да рәхмәт. Бүгенге кичә өчен Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевка һәм меценат Ильяз Мөслимовка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алар залны арендалау өчен түләде һәм оркестрның юл чыгымнарын каплады. Бүген без Анжела Вавилова исемендәге фондка 3 142 270 сум акча тапшырабыз», - диде Әхмәтшин.
Ул шулай ук иң күләмле ярдәм күрсәтүче хәйриячеләрнең исемнәрен атады. Алар арасында: Рөстәм Гатауллин, Самат Гыйльметдинов, Илнур Рәфыйков, Рафаэль Фаизов, Шамил Шакиров, академиклар гаиләсе - Талия Ярулловна һәм Рамил Усманович Хәбриевлар.
«Иртәгә безнең фондка 22 яшь тула. Сезнең ярдәм туган көнгә бүләк булачак. Шушы еллар дәвамында без иганәләр ярдәмендә ике хоспис төзедек – башта балалар өчен, аннары өлкәннәр өчен. Бүгенге көндә әлеге хосписларда 100 пациент дәвалана. Мин сезне ышандырып әйтәм: акчаларның һәр тиененә кадәр игелекле эшкә – балаларга ярдәмгә, хоспислар эшенә юнәлтеләчәк. Бу игелекле эшкә күңелегезне биреп, өлешегезне керткән өчен зур рәхмәт сезгә», – диде Вавилов.
Хәйрия концертында күренекле сәнгать осталары, Россиянең Зур театры, Мариинский театры һәм Мәскәүнең «Яңа Опера» театры солистлары, музыкаль телевизион проектларда һәм дәрәҗәле халыкара конкурсларда җиңүчеләр – Альбина Шаһиморатова, Марат Гали, Рузил Гатин, Венера Гыймадиева, Екатерина Воронцова, Эльмира Кәлимуллина, Евгения Красилова, Владимир Кудашев, Ильяс Невретдинов, Айдар Сәлахов, Елизавета Малышева-Җәлил катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз