Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә фатир шартлауның сәбәбе суидцид булырга мөмкин
Мәскәүнең көнбатышында Артамонов урамында фатир шартлаган. Моның сәбәбе суидцид булырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.
Агентлык чыганагы сүзләренчә, бер кеше һәлак. Туганнары әйткәнчә, ул үз-үзенә кул салырга теләгән вакытлар элегрәк тә булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсендә Артамонов урамындагы 7 йортның 2 корпусында шартлау булуын хәбәр иткәннәр иде. Шартлаудан соң янгын чыкмаган.
Йортның конструкцияләре җимерелмәгән, бүлмәдәге тәрәзәләргә бераз зыян килгән.
Фаҗига урынына техниклар чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз