news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Фәезханов укулары башланды

11 декабрьдә Мәскәүдә «Фәезханов укулары» ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Аны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештыра. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Фәезханов укулары бер үк вакытта берничә мәйданчыкта - Мәскәү Җәмигъ мәчетендә, Мәскәү ислам институтында, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтында, Көнчыгыш мәдәни үзәгендә уза. Фәезханов укуларында катнашучылар арасында - Россия һәм чит ил дин әһелләре һәм дәүләт эшлеклеләре, фәнни һәм мәдәни элита вәкилләре, музейлар хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

«Конференция кысаларында пленар утырыш, Хөсәен Фәезханов исемендәге премия һәм медальләр лауреатларын бүләкләү тантанасы, берничә рәсми чара, шулай ук «Хөсәен Фәезханов. Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында» күргәзмәсе узачак. Анда тарихи документлар, кулъязмалар, рәсем сәнгате һәм скульптур эшләр тәкъдим ителгән, аларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелә», диелгән Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100