news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Дуслар» татар җыр ансамбле Яңа елга багышланган концерт куйды

Мәскәүдә «Дуслар» татар җыр ансамбле Яңа елга багышланган концерт куйды
Фото: https://avtonomiya.tatar

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Дуслар» татар җыр ансамбленең Яңа ел алды концерты булды. Концертка коллективның дуслары һәм төрле жанрда җырлаучылар җыелды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов һәм директор Әнвәр Хөсәенов җитәкчелек исеменнән ансамбльне һәм тамашачыларны сәламләде. Казаннан продюсер Җәүдәт Гыйльманов ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рәисә Кәбировага Татарстан Продюсерлар берлегеннән Рәхмәт хаты тапшырды.

Ул көнне бер сәхнәдә танылган җырчылар һәм яшь артистлар чыгыш ясады. Алар арасында Казаннан килгән кунаклар «Май» вокаль ир-ат дуэты, шулай ук яшь җырчылар Адель Мингазизов һәм Адель Галиуллинның чыгышы аеруча истә калды. Ул көнне сәхнәгә чыккан персонажлар арасында Убырлы карчык, Кащей, Кыш бабай белән Кар кызы бар иде. Татар җыры кичәсе бик күңелле узды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100