news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Дуслар» татар җыр ансамбле Яңа ел алдыннан концертка чакыра

16 декабрьдә Мәскәүдә «Дуслар» татар җыр ансамбленең «Ял концерт» дип аталган Яңа ел алды концерты була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага төрле җыр жанрларын тәкъдим итүчеләр җыела. Яшь артистлар тәҗрибәле җырчылар белән бер сәхнәдә җыр номерларын тәкъдим итә. Тамашачыларны Казан кунаклары - «Май» вокаль дуэты чыгышы, билет уйнату, әкият персонажлары, Кыш бабай әзерләгән сувенирлар, дәртле җыр-моңнар көтә.

Концерт 16.00 сәгатьтә башлана.

Адресы: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8.

news_right_1
news_right_2
news_bot