news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә дүрт конфессия динара үзәге төзелә башлаячак

Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Россия Президенты Владимир Путинга динара мәдәни-агарту комплексы булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

Проект бер территориядә Россия өчен традицион дүрт дин – православие, ислам, иудаизм һәм буддизм объектларын булдыруны күздә тота. Моннан тыш, комплекс башкалада яшәүчеләр өчен яңа иҗтимагый киңлеккә әверелергә тиеш, анда балалы гаиләләр, яшьләр, пенсионерлар һәм башка шәһәр кешеләре килә алачак.

РФ Президенты администрациясенең иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков хәбәр иткәнчә, дүрт традицион конфессия динара үзәге төзелеше быел Яңа Мәскәү территориясендәге Коммунаркада башланачак.

Барлык дүрт комплексның архитектура концепциясен эшләү белән Мәскәү Архитектура академиясенең архитектура үзәге шөгыльләнә. Православие өлешендә иске рус стилендә 20 мең квадрат метр мәйданлы һәм 99 метр биеклектәге гыйбадәтханә төзү планлаштырыла. Будда комплексы лотос формасында эшләнәчәк. Яһүдләр өлешендә синагога һәм музейлар каралган.

Комплексның ислам өлешенә архитектурасында борынгы Болгар һәм татар орнаментлары кулланылачак мәчет, традицион ислам һәм динара диалог буенча лекцияләр, семинарлар һәм курслар уздыру өчен белем бирү һәм фәнни үзәк, татар, башкорт һәм башка мөселман җәмгыятьләре күргәзмәләре һәм очрашулары өчен мәдәни үзәк керә.

Шулай ук биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге, китапханә, музей һәм динара аралашу мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Проектның үзенчәлеге булып барлык дүрт дини комплексны да бер территориядә урнаштыру тора.

Әлбир Крганов Владимир Путинга проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде һәм комплекс төзелешенең нәкъ менә Халыклар бердәмлеге елында башлануын билгеләп үтте. Ул шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянинга инициативаны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Мөфти сүзләренчә, архитектура ансамбле җәяүлеләр өчен яр буе, җәйге театр, күперләр, монументаль композицияләр һәм җәмәгать киңлекләре булган бердәм парк зонасының бер өлеше булачак.

Ул ассызыклаганча, үзәк дини функцияне генә үтәп калмыйча, Россия халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм дини традицияләре белән танышу, шулай ук мәгърифәтчелек һәм мәгариф эшчәнлеге өчен мәйданчык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot