news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуровның каберенә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре ТАССРның халык артисты, Россиянең халык артисты, дирижер, педагог Фуат Мансуровның каберенә чәчәкләр салды. 10 гыйнвар көнне бөек музыкантка 95 яшь тулган булыр иде.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә катнашты. 

  • Дирижерга кабер ташы 2014 елда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы һәм ярдәме белән куелды. Проектның авторы - Казан скульпторы Фәнил Вәлиуллин.
news_right_1
news_right_2
news_bot