news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуров истәлегенә хәйрия концерты була

Мәскәүдә 26 мартта Тимер юлчылар үзәк мәдәният йортында Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты – күренекле дирижер Фуат Мансуров истәлегенә чираттагы концерт була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фуат Мансуров – Зур театр тарихында 40 елдан артык эшләгән бердәнбер музыкант. 2025 елда аның вафатына 15 ел тула.

Маэстро укучылары дөньяның иң яхшы оркестрларында эшли. 25 елга якын ул ТР Дәүләт симфоник оркестрын җитәкли. Аңа берничә тапкыр Австралиядә оркестр, Төркиянең Президент оркестрын, Аргентина операсын җитәкләргә тәкъдим итәләр, әмма ул Россиядә кала.

Бу хәйрия концерты була. Билетлар сатудан җыелган акча һәм хәйрия кертемнәре Казанның беренче балалар хосписы - Анжела Вавилова исемендәге төбәк иҗтимагый хәйрия фондына тапшырылачак.

Кичәдә күренекле сәнгать осталары, Россиянең Зур театры һәм Мәскәүнең «Яңа Опера» театры солистлары, музыкаль телевизион проектларда һәм дәрәҗәле халыкара конкурсларда җиңүчеләр: Марат Гали, Рузил Гатин, Венера Гыймадиева, Екатерина Воронцова, Эльмира Кәлимуллина, Евгения Красилова, Владимир Кудашев, Ильяс Невретдинов, Айдар Сәлахов һәм башкалар катнаша.

Дирижер пультына Фуат Мансуровның укучысы – Татарстанның халык артисты Анна Гулишамбарова басачак.

Концерт И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестры катнашында була. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов алып бара, ул кичәнең режиссеры да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100