news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Честный взгляд» медиапремиясе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Россия башкаласында 19 ноябрьдә «Честный взгляд» V Халыкара медиапремиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Бу хакта проектны оештыручылар хәбәр итә.

Проектның төп максатларының берсе – хәзерге вакытта да Россиянең объектив образын трансляцияләүче, хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләрен яктыртучы һәм халыклар арасындагы диалогны ныгытучы медиасфера вәкилләренә ярдәм итү.

Чит ил журналистлары, авторлары һәм блогерлары өчен премия халыкара үсешкә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт инициативаларын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елдан башлап Россотрудничество тарафыннан үткәрелә. Шул ук вакытта биш ел эчендә премия географиясе өч тапкыр киңрәк булды.

Бу юлы Мәскәүгә 100 гә якын номинант киләчәк, ә премиягә барлыгы 85 ил вәкилләреннән 800 дән артык гариза бирелгән. Төрле елларда җиңүчеләр арасында Европа, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы дәүләтләреннән журналистлар һәм блогерлар бар.

2026 елда премиянең приз фонды 7 млн сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot