news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Чәкчәк фест» узачак

Мәскәүдә «Чәкчәк фест» узачак
"Татар-информ"

3 октябрьдә Укытучылар көне алдыннан Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә «Чәкчәк фест» узачак. Кунаклар төрле төбәкләрдә традицион татар тәм-томнарын әзерләү серләрен белә алачаклар һәм аны ярминкәдә сатып ала алачаклар. Бу хакта «Вести Подмосковья» яңалыклар порталы хәбәр итә.

Шулай ук программада концерт, мавыктыргыч викториналар һәм уеннар, мастер – класслар, лекцияләр, шулай ук чәй эчү каралган. Оештыручы булып Россия мөселманнары Диния идарәсе каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге тора.

Бәйрәмгә килергә теләүчеләргә электрон почтага язылып теркәлергә кирәк marketing@halalcenter.ru. үткәрү адресы: Мәскәү шәһәре, Рождественка урамы, 12 (Варсонофьев тыкрыгыннан керү урыны).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100