Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә быелгы сезонның беренче «Якшәмбе яшьләр киче» узды
Мәскәү татарлары штабында быелгы сезонның беренче «Якшәмбе яшьләр киче» узган. Чарада барлыгы 104 кеше җыелган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итте.
Кичәгә килгән яшьләрнең яртысы – беренче курс студентлары. Яңа гына Мәскәүгә килгән егетләр һәм кызлар биредә яңа танышлар һәм дуслар таба алды, диелә хәбәрдә.
Кичәнең төп кунагы Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге рәисе һәм вәкиллекнең Россиядәге һәм чит илләрдәге бүлекчәсе җитәкчесе Сөмбел Таишева булган. Ул яшьләргә вәкиллекнең эшчәнлеге, анда эшләүче клуб һәм секцияләр хакында, шулай ук Татарстаннан һәм Башкортостаннан килгән студентларга ярдәм һәм үсеш мөмкинлекләре турында сөйләгән.
Чарада һәрвакыттагыча баянчы башкаруында яраткан татар көйләре яңгыраган. Бу кичәгә милли рух һәм җылы атмосфера өстәгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз