Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә «Батырлык гасырларга кала» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева җиңүчеләргә Муса Җәлил шигырьләреннән иҗат ителгән «Шагыйрь» портретын бүләк итте.
Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нче мәктәбендә «Батырлык гасырларга кала» дигән төбәкара бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге җиңүчеләре Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Һәр чыгыш театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды.
«Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры Роза Шакирова Татарстаннан килгән кунакларга экскурсия ясады. Кунаклар арасында җәлилче Абдулла Батталның бертуган энесе - Фуат Батталның улы Фәрит Баттал да бар иде. Фәрит Батталов үз нәселе турында төшерелгән видеофильм күрсәтте. Ул ике тапкыр Германиянең Плётцензее төрмәсендә, җәлилчеләрнең соңгы минутларын үткәргән урынында була. Немец тарихчылары белән очрашып мәгълүматлар туплаган», - диде «Татар-информ»га Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Россия кооперация университеты ректоры,Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгышында герой-шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүче чараларны оештырганы өчен мәктәп директоры Роза Шакировага, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. «Батырлар Аллеясы», «Безнең кавем» китапларын тапшырды. «Муса Җәлил - батырлык символы», - диде ул.
Алсу Нәбиева җиңүчеләргә Муса Җәлил шигырьләреннән иҗат ителгән «Шагыйрь» портретын бүләк итте.
«Муса Җәлил 1934 елның җәендә Татарстанның Әлки районына күп тиражлы газета редакциясенә ярдәм итү өчен килгән була. 1939 елда ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. Шул елда язучы Нәби Дәүли дә язучылар берлегенә алына. Бөек Ватан сугышы елларында Татар Язучылары берлегеннән өч кеше әсирлеккә эләгә: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Нәби Дәүли. Алар арасыннан Нәби Дәүли генә исән кала», - диде Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина.
Фәридә Яруллина Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» дигән китабын мәктәп музеена бүләк итте.
«Муса Җәлил Әлки районында өч ай яшәп ала», - дип өстәде Әлки районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова һәм шушы белешмәләр кергән «Әллием, бәллием» китабын тапшырды. Басма Әлки районы авыллары тарихын чагылдыра.
Флюра Абдуллина әйтүенчә, Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге мәктәбе белән Россия кооперация университеты, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз