Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәрендә татар телендә укуга өйрәтү турында сөйләштеләр
Мәскәүдә бара торган Татар балалар әдәбияты көннәрендә балаларны «әкият аша» татар мәдәнияте белән таныштыру турында фикер алыштылар. РФ Дәүләт балалар китапханәсендә узган бәйрәм чарасында башкалада яшәүче төрле яшьтәге татарлар, китап нәшрияты вәкилләре, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чара Мәскәүдә 21-25 август көннәрендә үтә торган Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева хәбәр итте.
«Мәдәният өлкәсендә без беркайчан да калышмадык. Татарстан – Россияне көзгесе кебек, халыкларның күптөрлелеген һәм тату тормышны чагылдыра торган республика. Мәскәүдә ТР Мәдәнияте көннәре кысаларында без нәкъ менә шуны күрсәтәбез», – дип белдерде ачылу тантанасында Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Фото: © Фото: © Дарья Сәйфиева / «Татар-информ»
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина билгеләп үткәнчә, балаларны туган телдә әдәбиятка җәлеп итү, аларны татар халкының мәдәнияте белән таныштыру турында хәтта үзләре дә телне белмәгән ата-аналар да хыяллана. «Аларның үтенечләре буенча балалар өчен берьюлы ике телдә эшләнгән зур булмаган рәсемле китаплар булдырыла. Алар синхрон тәрҗемә белән эшләнә», – дип белдерде ул.
Шулай ук балаларны сюрпризлар, стикерлар, QR-кодлар наклейкалары, кызыклы фактлар һәм өстәмәләр белән тулыландырылган кызыклы китаплар кызыксындыра. Мондый «фишкалар» татар һәм рус телләрендәге гади текстны җиңеләйтә, димәк, туган мәдәният белән танышуны кызыклы итә.
Ачылу тантанасында шулай ук Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Россия Язучылар берлеге башлыгы Николай Иванов, Мәскәүнең Татар мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Хөсәенов, Роберт Миңнуллин исемендәге Татарстан балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәдгәрәева, Татарстан Язучылар берлеге башлыгы Ркаил Зәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз