Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә балалар өчен татарча театр түгәрәге ачыла
Тел белгече Дилә Сөләйманова Мәскәүдә балалар өчен татарча театр түгәрәге ача. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең телегам-каналында хәбәр ителә.
Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез татар гаиләләрендә үсүче балаларның туган телебездә сөйләшмәвенә борчылып утырырга түгел, ә хәрәкәтләнергә кирәк, дип саный. Ул бу хәлне уңай якка үзгәртергә алынган һәм театр түгәрәге оештырырган. Максаты сәхнәдә уйнарга өйрәтүдән бигрәк, балаларны татарча сөйләшергә этәрү.
Аның фикеренчә, классик тел дәресен һәр бала да якын күрми, ә менә театр уйнау формасы аларның барысына да кызык, бу баланың дөньяны кабул итүенә якынрак.
Дилә Сөләйманова Мәскәү дәүләт лингвистика университетында һәм Мәскәү дәүләт университетында югары белем алган. Хәзер татар һәм рус телләреннән тыш, инглизчә һәм алманча белә, аларны укыту методикасына төшенгән. Бу алымнар татар телен укытканда да отышлы икән. Шуңа күрә Дилә Шамилевна кечкенәләрне, бигрәк тә татарларны туган телебезне өйрәнергә милли түгәрәккә чакыра. Ул Мәскәү татарлары тупланып яши торган Бутово районындагы «Бунинские луга» торак комплексында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз