Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә балалар өчен татар теле курслары башлана
Мәскәү татарлары автономиясе яшь буынны туган телне өйрәнергә чакыра – балалар өчен татар теле курслары башлана. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Дәресләр 11 октябрьдән башлана һәм һәр шимбә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Укытучы — тәҗрибәле белгеч Роза Шакирова.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, дәресләрдә балалар күңелле итеп уйный, укый һәм татар телен үзләштерә алачак. Курсларда барлык яшьтәге балалар катнаша ала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз