news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә балалар һәм зурлар өчен татар теле курслары башлана

Мәскәүдә балалар һәм зурлар өчен татар теле курслары башлана
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Казан федераль университетының Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп базасында эшләүче Каюм Насыйри исемендәге институты зурларны һәм балаларны бушлай татар теле дәресләренә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Курсларда катнашучылар дәресләрдә грамматика нигезләрен үзләштерә алачак, төп сөйләм темаларын өйрәнәчәк һәм татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән танышачак.

Институт Мәскәүдә 2014 елда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп базасында ачылган һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының структур бүлекчәсе булып тора.

Дәресләрне татар теле укытучысы, институт методисты Альбина Вәлиева алып барачак. Уку елы дәвамында шулай ук мәдәни чаралар планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot