news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены узды

Мәскәүдә «Аулак өй» татар яшьләре җыены узды
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татарлары штабында быелгы сезонның беренче «Аулак өй» актив татар яшьләре җыены узган. Бу юлы чара 78 кешене җыйган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итте.

Безнең очрашуларның төп максатларының берсе – ассимиляциягә каршы тору. Шуңа күрә чараларда 45 яшькә кадәрге татарлар катнаша ала. Мәскәүдәге татар яшьләренең бердәм булуы, дуслар табуы һәм милли мәдәниятебез белән бәйнешне саклавы мөһим, диелә хәбәрдә.

«Аулак өй» кичәләрендә яшьләр өчен мөһим темалар күтәрелә. Бу юлы катнашучылар мөнәсәбәтләр кору мәсьәләсе турында сөйләшкән. Фикер алышуда чакырылган психолог та катнашкан. Яшьләр белгечкә гаилә тормышы, кыйммәтләр һәм эчке киртәләр турында сорауларын бирә алган.

Татарча кичәгә һәрвакыттагыча баянчы чакырылган. Ул чарага үзенчәлекле кәеф өстәгән һәм яраткан татар көйләрен уйнаган. Яшьләр баянга кушылып җырлашып утырган, күңел ачкан, кызыклы һәм файдалы темаларга фикер алышкан һәм яңа дуслар тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot