news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә армия генералы, хәрби җитәкче Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мәскәүдә армия генералы, хәрби җитәкче Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

25 декабрьдә Мәскәүдә совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, хәрби теоретик һәм тарихчы Мәхмүт Гәрәевне (1923-2019) искә алдылар.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, бу көнне «Ватанны саклаучылар пантеоны» Федераль хәрби мемориалына тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов һәм Гәрәевнең гаиләсе – кызы Галия Мәхмүт кызы, оныгы, оныгының улы, якыннары килде.

Мөселман гадәте буенча, Алмаз хәзрәт мәрхүм рухына дога укыды.

Мәхмүт Гәрәев алты сугышны һәм кораллы низагларны үткән, Бөек Ватан сугышы елларында пехота лейтенантыннан башлап СССР Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары, аннары Россия Хәрби фәннәр академиясе президентына кадәр озын юл узган.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге фотолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100