Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы күрсәтелгән
«Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы премьерасы Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә булган.
«Мәскәү тамашачысы фильмны бик җылы каршы алды, бер дә битараф булмыйча, алкышларга күмделәр. Туфан абыйның шушы әсәренә мөрәҗәгать итүебез өчен рәхмәт әйттеләр», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмның режиссеры Ирек Хафизов.
Фильмны «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова, композитор Тимур Милюков, режиссер Ирек Хафизов, актрисалар Юлия Маширова һәм Кадрия Вәлиева тәкъдим иткән.
Фильмның Казан премьерасы «Алтын минбар» халыкара кинофестивале кысаларында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз