news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Әнгам Атнабаевка багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

9 апрельдә Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган «Мин бу җирне матурларга тудым» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәне Татар мәдәни үзәк китапханәсе җитәкчесе Розалия Ханафеева әзерләде һәм алып барды. Кичәдә артистлар Атнабаев сүзләренә язылган популяр җырларны җырлады, шигырьләрен укыды. Катнашучы артистлар барысы да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot