news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча төшерелгән фильмның премьерасы була

6 июньдә Мәскәүдә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники прозасы мотивлары буенча төшерелгән «823нче километр» фильмның премьерасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинокартина язучының «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләренә нигезләнгән. Сюжетта үзенең тиздән үләчәген тойган язучы турында бәян ителә. Ир-атның туган иленә кайтасы килә, әмма улы, зур уңышларга ирешкән кинорежиссер моны аңламый, шуның аркасында алар арасында низаг куба.

Тамашачылар шулай ук фильмны төшерүчеләр белән оештырылачак иҗади очрашуда да катнаша ала. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot