Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Алтын көз» Россия агрокүргәзмәсендә Татарстан стенды тәкъдим ителде
Мәскәүдә «Алтын көз» 27 Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп эшлекле вакыйга булып танылды. Күргәзмәдә Татарстан да үз экспозициясен тәкъдим итә, дип хәбәр итте республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Татарстан стендында дүрт көн дәвамында ит продукциясе, колбаса эшләнмәләре, май культураларын эшкәртеп ясалган продукциясе, сөт ризыклары, сыр, ак май һәм кош ите продукциясе белән таныша ала», – диделәр министрлыкта.
«Фермерлар утравы» мәйданчыгында республика агрохолдинглары, хуҗалыклар һәм кооперативлар продукциясе тәкъдим ителгән: чәкчәк, үрдәк һәм ат итеннән колбасалар, бозау, күркә итеннән колбаса эшләнмәләре, яшелчә, бөртекле һәм май культуралары, кымыз, сырлар, фри бәрәңгесе һәм башкалар.
Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук мәрсин һәм сөмбаш балыгы уылдыклары, консервалар һәм диңгез ризыклары, виноградтан эчемлекләр һәм шикәрсез лимонадлар татып карый алачак.
Агросәнәгать комплексы өчен цифрлы карарларга аерым игътибар бирелә, шул исәптән сыер сөтен исәпкә алу системасы, VR-симуляторлар һәм метеомониторинг челтәрләре.
Татарстан стендын Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут карады. Аңа республиканың агросәнәгать комплексы потенциалы һәм үсеше турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз