news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «823 чакрым» фильмының премьерасы була

6 июньдә Мәскәүдә Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында «823 чакрым» фильмының премьерасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татаркино» Татарстан дәүләт мәдәният учреждениесе киноны татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?», «Бер генә сәгатькә» әсәрләре буенча төшергән.

Фильмда төп рольләрне Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов уйнады. Күмәк күренешләрдә театр училищесы студентлары һәм Корсабаш авылы укучылары катнашты.

Шулай ук фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашу да була.

news_right_1
news_right_2
news_bot