news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә 26 апрельдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә була

Мәскәүдә 26 апрельдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә була
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә аның һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Тантана 26 апрельдә уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чарасы 17:00 сәгатьтә башлана. Җыелу вакыты һәм урыны - 16: 45 сәгатьтә Новокузнецкая урамындагы скверда, 13/15 — 17/19 йортлары янында була.

17: 30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә шагыйрь истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә башлана. Татар мәдәни үзәгенең адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100