Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә 22,5 тонна корбан ите таратылачак

Россиядә «Корбан Кәрим–2025» бөтенроссия хәйрия акциясе башланды. Мәскәү шәһәрендә Җәмигъ мәчете белән «Шүһәдә» (Мемориаль) мәчетендә корбанлык итенең беренче тупланмаларын өләшә башладылар.
Корбанлык хайваннарын чалу «Хәләл» сертификатлы «Эколь» (Домодедово) ит эшкәртү оешмасының махсус урыннарында 100 баш терлек чалынган, бу 22,5 тонна ит дигән сүз. Бу Мәскәү өчен генә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе.
Корбан ите Калининградтан алып Владивостокка кадәр Россиянең бар төбәкләрендә дә таратыла. Бу эшне җирле диния идарәсе, мөхтәсибәт һәм РФ мөселманнары диния идарәсе мөселман җәмгыятьләре башкара.
Корбан ите аз керемле, физик мөмкинлекләрдә чикләнгән кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм башка сугыш хәрәкәте ветераннарына таратыла.
«Корбан Кәрим» хәйрия акциясе 2020 елдан башлап, ел саен Россия мөселманнарының рухи лидеры баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән хәйрияче Сөләйман Кәримов акчасына үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз