news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә 16 яшьлек фигуралы шуучы Алина Горбачева югалган

Юниорлар арасында РФ чемпионы фигуралы шуучы Алина Горбачева Мәскәүдә югалган, дип хәбәр итә РИА Новости кызның әнисенә сылтама белән.

Кызның кайда булуы турында әлегә бернинди мәгълүмат юк. Бары тик күзәтү камераларыннан Алинаның парк ягына юнәлгәнен күрсәтүче язмалар гына бар. Урында эзләүчеләр һәм кинологлар эшли.

Кичә, 28 августта, Алина Чкалов аренасындагы шугалактан чыгып Владимир чиркәве ягына киткән. Соңгы тапкыр камералар кызны Волоколамск шоссесында 67 нче йорт янында төшергән.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның февралендә фигурист Алена Горбачева Пермьдә РФ юниорлар беренчелегендә җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot