news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү юридик университетының татар якташлыгы Халыклар дуслыгы фестивалендә катнашты

О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетында Халыклар дуслыгы фестивале узды, ул югары уку йортының барлык якташлыкларын берләштерде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Мәскәү дәүләт юридик университетының татар якташлыгы программада беренче булып чыгыш ясады, алар Минтимер Шәймиев эшчәнлеге турында ролик күрсәтте.

Фестивальдә 20 берләшмә катнашты, аларның һәрберсе танылган ватандашларының тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Кыска документаль фильмнардан соң, якташлыклар халык биюләре һәм җырлар тәкъдим итте.

Чарада катнашкан барлык берләшмәләрнең флаглары концерт ахырында парадта чыгарылды.

Чарада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән Фикус Мортазина катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100