news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якташлыклар фестивалендә Мәскәү югары уку йортының татар студентлары чәк-чәк уйнатты

Якташлыклар фестивалендә Мәскәү югары уку йортының татар студентлары чәк-чәк уйнатты
Зәринә Миңнуллина фотолары

Н.И.Пирогов исемендәге Россия медицина университетында якташлыклар фестивалендә «Табиб» татар студентлары якташлыгы традицион ярминкә оештырды. Активистлар кунакларны өйдә ясалган камыр ризыклары, төрле төсле милли киемнәр белән гаҗәпләндерде һәм хәтта тамашачылар арасында традицион татар чәк-чәге уйнатты. Зур башкалада татар яшьләрен берләштерү турында «Татар-информ»га берләшмә җитәкчесе Зәринә Миңнуллина сөйләде.

«Без Татарстаннан гына түгел, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән татарларны да берләштерәбез. Бу бик мөһим, чөнки кеше үз өеннән чит мохиткә эләккәндә, аңа ориентлашу авыр, бигрәк тә ул гомер буе татар авылында үссә, ә аннары Мәскәү кебек зур мегаполиска килсә. Без башлангыч курста укучыларга җайлашырга булышабыз, аларга файдалы уку материаллары бирәбез һәм бергә вакыт үткәрәбез. Гомумән, безгә укудан тыш җыелырга, үз телебездә сөйләшергә, өй атмосферасы белән ләззәтләнергә һәрвакыт рәхәт», – дип сөйләде активистка.

Ул билгеләп үткәнчә, «Табиб» татар якташлыгы 2015 елдан бирле эшли. Ул вакытта аның иң беренче активисты һәм рәисе университет администрациясе белән берлектә, төрле төбәкләрдән чыккан кешеләр кече Ватаны белән элемтәне саклый алсын өчен, югары уку йортында Студентлар якташлыклары советын төзи башлаган. Миңнулина сүзләренчә, быел традицион татар ризыкларына һәм милли киемнәргә аерым игътибар бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100