news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү янындагы Переделкино бистәсендә беренче тапкыр татар тәрҗемәчеләре җыелды

Мәскәү янындагы Переделкино бистәсендә беренче тапкыр татар тәрҗемә резиденциясе оештырылды. Аның эше 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче татар тәрҗемә резиденциясе тәрҗемәчеләрне, язучыларны һәм галимнәрне берләштерү, танылган авторларның әлегә кадәр билгеле булмаган кызыклы әсәрләрен укучыларга җиткерү максатыннан оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәрҗемә остазы итеп Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин чакырылган. Резидентлар буларак тарихчы, КФУ магистранты Алия Салихова, иске татар теленнән тәрҗемәче һәм ТР Милли музее фәнни хезмәткәре Альберт Кадыйров, Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү институты магистранты, тарихчы Диләрә Галимова, татар филологы Илдар Рәхмәтов, көнчыгыш белгече, магистрант Камил Кашаев һәм Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү институты магистранты, тарихчы Салават Хәсәнов сайлап алынган.

Катнашучылар Фатих Кәриминең «Европа буйлап сәяхәт» дигән иске татар телендәге юлъязмаларын русчага тәрҗемә итәләр. Резиденцияне оештыручылар – Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү институтының «Россиядә мөселман дөньясы (Тарих һәм мәдәният)» магистрлык программасы. Сменаның кураторы — Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре һәм Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү институты магистры Алсу Садертдинова.

Резиденция эшенең нәтиҗәсе буларак китап бастырылачак. Аны 13-14 июньдә Казанның «Черек күл» паркында узачак «Смена» җәйге китап фестивалендә тәкъдим итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot