news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү янындагы мөселман зиратында Ренат Ибраһимовка мемориаль һәйкәл ачылачак

Мәскәү янындагы мөселман зиратында Ренат Ибраһимовка мемориаль һәйкәл ачылачак

Мытищада Волков мөселман зиратында җырчы Ренат Ибраһимовка мемориаль һәйкәл ачылачак. Тантана җырчының туган көнендә, 20 ноябрьдә узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

«Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез. Һәм киресенчә...» - Тулы вәкаләтле вәкиллектә башкаручының яраткан әйтемен кабатлыйлар.

Һәйкәлне Ибраһимовның дуслары ясаган. Тантана 12.00 сәгатьтә башланачак.

21 ноябрьдә Мәскәүдә Ибраһимовка багышланган «Тормыш океаны буйлап...» («По океану жизни...») дип аталган концерт узачак. Аның җырларын Мәскәү һәм Татарстан артистлары Росгвардия оркестры аккомпанементында башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, Ренат Ибраһимов 2022 елның 14 маенда вафат булды. Аңа 74 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot