Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү янында җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыккан, корбаннар бар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Як-52 җиңел моторлы самолеты Мәскәү янындагы Ступино шәһәреннән ерак түгел һәлакәткә очраган, пилот һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Тикшерү комитетының Көнбатыш Төбәкара идарәсе Telegram-каналдагы хәбәренә сылтама белән “РИА Новости” яза.
“Ступино шәһәре янында урнашкан Малино очыш мәйданчыгыннан һавага күтәрелгән Як-52 модельле җиңел моторлы гражданнар самолеты һәлакәте турында хәбәр килде. Беренчел мәгълүматларга караганда, пилот һәм пассажир вакыйга урынында һәлак булган", — диелә белдерүдә.
Хәрәкәт иминлеге һәм һава транспортын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз