news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү үзәгендәге күпкатлы йортта янгында өч кеше һәлак булган

Мәскәү үзәгендәге янгында өч кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Николоямская урамындагы тугыз катлы торак йортта чыккан. 19 кеше, шул исәптән 5 бала коткарылган.

Янгын сүндерелгән, янгынны сүндерүгә 86 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot