news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү урамында «Лукойл»ның вице-президенты Равил Магановның мәетен тапканнар

Мәскәү урамында «Лукойл»ның вице-президенты Равил Магановның мәетен тапканнар

«Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов бүген иртән Мәскәүнең бер урамында үле килеш табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул тәрәзәдән егылып төшкән. Нефть тармагындагы чыганак топ-менеджерның үлеме турындагы мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына раслады.

«Равил Өлфәт улы вафат булган, әлегә нечкәлекләре билгеле түгел», - дип хәбәр итте чыганак.

Равил Маганов – Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булган, дүрт орден һәм биш медаль, РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенең өч тапкыр лауреаты.

РФ Президентының 2019 елның 9 августындагы указы белән «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы эше өчен» Равил Маганов Александр Невский орденына лаек булган. Әлеге бүләк 2019 елның 21 ноябрендә Кремльдә тапшырылган.

Равил Маганов - «Татнефть» генераль директоры һәм Директорлар советы әгъзасы Наил Магановның бертуган абыйсы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100