Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү төбәгендә беренче тапкыр Креатив Сабантуй узачак
12 июльдә 10:00 сәгатьтә Мәскәү төбәгендә матур гаилә бәйрәме – Креатив Сабантуй узачак. Чарада төрки халыкларның традицияләре яңа технологияләр белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итә.
Малевич һәм Раздолье парклары бер көнгә масштаблы фестиваль мәйданчыгына әвереләчәк. Биредә һәр зона бер квест белән үзара бәйләнгән булачак.
Барлык этапларны узган катнашучылар партнерлардан кыйммәтле бүләкләр алачак. Партнерлар арасында Skyeng, Альфа Банк, Фармленд, СМП Носкофф, Royal Travel һәм башка бик күп компанияләр бар.
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз