news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү театрында Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакль күрсәтте

Мәскәү театрында Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакль күрсәтте
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Мәскәү Губерна театрында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының язучы Гадел Кутуй пьесасы буенча «Рөстәм маҗаралары» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Кариев исемендәге театр спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты булды (жюриның «Ил язмышына катнашы һәм милли геройны эзләү өчен» махсус номинациясе, 2024).

Аныкланганча, узган ялларда спектакль Россия башкаласында VII зур балалар фестивале (сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков) кысаларында күрсәтелде .

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин татар театрын һәм труппаны уңышлы чыгышлары белән котлады һәм яңа үрләргә ирешүләрендә уңышлар теләде.

Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

news_right_1
news_right_2
news_bot