news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында Рөстәм Миңнеханов катнашачак

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 8 апрельдә Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» дип атала торган VIII Мәскәү яшьләр форумы үткәрә. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы – уникаль мәйданчык, анда төрле өлкәләрдә уңыш казанган спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны тормышка ашыру турында киңәшләр бирә.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе һәм чараның башка спикерларыннан катнашучылар кызыксынган сорауларга җавап ишетү мөмкинлеге бирелә, диелә вәкиллекнең сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100