news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы Космонавтика көнендә узачак

Бүген, 12 апрельдә, Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы узачак.

Бу - төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау һәм куелган максатларны тормышка ашыру буенча киңәшләр бирә торган уникаль мәйданчык, дип билгеләп үттеләр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

«Безнең Татарстанда бик күп чаралар уза, әмма бу форум үзенчәлекле атмосферасы белән аерылып тора. Аралашуның мондый формасы бик тә мөһим», - дип искәрткән иде элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов (бүгенге чарада ул да катнашырга тиеш).

«Бу - бик яхшы чара, анда кызыклы һәм тәҗрибәле спикерлар яшьләр белән әңгәмә үткәрә. Хәзерге катлаулы чорда бу - ике як өчен дә бер-берсен ишетү һәм ил алдында торган мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек», - диде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин (ул да форумның кунагы булачак).

Форумны Максим Шәрәфетдинов (Беренче канал) һәм Ксения Седунова («РЕН ТВ») алып барачак.

Форум инде өченче тапкыр РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Нобель залы»нда үтә. Чара 14.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100