Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы спикерларының берсе Алсу булачак
11 апрельдә узачак 11 нче «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы спикерларының берсе җырчы Алсу Абрамова (Сафина) булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алсу – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Музыкаль карьерасын ул 15 яшендә башлый. 2000 елда җырчы Россияне «Евровидение» музыкаль конкурсында тәкъдим итә, анда Solo композициясе белән икенче урынны ала.
Чараны оештыручы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләр вәкилләрен (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) кунакка чакыра. Анда алдан теркәлү узарга кирәк.
Узган ел «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз