news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарларының «Шатлык» балалар ансамбле музыка фестивалендә катнашты

Мәскәүдә Балалар эстрада театрында Конфессиара музыка фестивале узды. Бәйрәмдә Татар мәдәни үзәгенең «Шатлык» балалар фольклор ансамбле чыгыш ясады. Татар мәдәни үзәге коллективы катнашучы дипломы һәм кубок белән бүләкләнде. Бу хакта Мәскәү Татар милли-мәдәния мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Россиянең традицион диннәре вәкилләре арасында диалог урнаштыру, гражданлык бердәмлеген, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген һәм Россиянең үзенчәлеген, милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Чара «Открытие» белем бирү программаларына ярдәм үзәге» тарафыннан, Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты ярдәмендә оештырылды.

Анда Мәскәү шәһәренең 18 төрле милләт вәкилен тәкъдим иткән коллективлар катнашты, диелә хәбәрдәю

news_right_1
news_right_2
news_bot