news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында балалар Сабантуе ясады

Мәскәү татарлары Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында балалар Сабантуе ясады
Фото: https://vk.com/avtonomiya.tatar

Зеленоград татарлары автономиясе рәисе һәм «Игелек атлары» ассоциациясе президенты Шамил Какушкин, Мәскәү татарлары автономиясе башлыгының режим һәм иминлек буенча урынбасары Рамил Абдюшев Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында мәдрәсә тәмамлаучылар һәм балалар өчен балалар-яшүсмерләр Сабан туе үткәрде.

Мәскәү татарлары автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителгәнчә, бәйрәмдә катнашучылар өчен Коръән бәйгесе, шулай ук спортның милли төрләре буенча традицион ярышлар оештырылды.

Билбау көрәшендә барлыгы 6 комплект медаль уйнатылды. Җәйге ислам мәйданчыгында шәкертләр арасында Рәмис Кормаев җиңү яулады.

Гомуми зачетта Марат Баһаветдинов җиңде. Оештыручылар исеменнән җиңүчеләргә тәкә һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәчет имамы Равил Какушкин, мәдрәсә тәмамлаучылар һәм авыл халкы оештыручыларга шундый бәйрәм ясаган рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot