news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары тарихы елъязмачысы Әхмәт Галимовка 95 яшь тулды

Татар җәмгыятенең иң олы аксакалларының берсе, Мәскәү татарлары автономиясе советы әгъзасы Әхмәт Галимовка 95 яшь тулды.

Ул – Мәскәү татарлары тормышы турындагы мәгълүматларның чын хәзинәсе. Аның сөйләгәннәре һәм лекцияләре тыңлаучыларда һәрвакыт зур кызыксыну уята, дип яза Мәскәү татарлары автономиясе.

2018 елда Мәскәү татарлары автономиясенең 20 еллыгына Әхмәт Галимовның хезмәте чыкты, анда ул башкала татар җәмгыятенең 90нчы еллар азагыннан бирле үсеш этапларын тасвирлаган.

«Татар җәмгыяте башкала мегаполисында иң зур, борынгы һәм актив милли җәмгыятьләрнең берсе. Ул, чит тел һәм ят конфессияләр мохитендә үзара хөрмәткә, бәйләнештә булу һәм хезмәттәшлекнең күпгасырлык тәҗрибәсе була торып, күп телле һәм күп конфессияле Мәскәү гаиләсе белән иң берләшкәне. Мөгаен, шәһәрдә татарлар хезмәт куймаган бер генә эшчәнлек өлкәсе дә юктыр», – дип билгеләп үтте туган якны өйрәнүче.

Әхмәт Галимовка нык сәламәтлек һәм тагын күп еллар гомер телибез, чөнки алдагы буыннар һәм аларның тормыш истәлекләре үткәннәрне һәм бүгенгене берләштерә, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100