news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары штабында традицион «Аулак өй» кичәсе узган

Мәскәү татарлары штабында традицион «Аулак өй» кичәсе узган
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татарлары чираттагы тапкыр «Аулак өй» кичәсендә җыелган. Катнашучылар өчен туган телдә аралашу, яңа дуслар һәм фикердәшләр табу, татарча җыр-биюләр белән күңел ачу мөмкинлеге булдырылган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итә.

Кичә кунаклары җәмгыятьнең нигезе – гаилә турында фикер алышкан. Милләтнең көче – үз мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче, аларны сакларга һәм үстерергә тырышучы гаиләләрдә, дигән фикергә килгән әңгәмәдә катнашучылар.

Аннары баянчы Марсель Мостаев залны татар көйләренә биеткән. Кунакларның күңеленә баян моңнары да, күмәк биюләр дә хуш килгән.

«Аулак өй»гә килүчеләр рәхәтләнеп күңел ачты, бергәләп җырлады һәм биеде, татар сыйлары белән чәй эчте һәм яңа дуслар тапты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot