news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары штабында Габдулла Тукайга багышланган «Якшәмбе яшьләр киче» узган

Мәскәү татарлары штабында Габдулла Тукайга багышланган «Якшәмбе яшьләр киче» узган
Фото: Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татарлары штабында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Якшәмбе яшьләр киче» узган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.

Кичә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәк башкару белән башланып киткән. Шуннан соң штаб активистлары кунаклар өчен Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен оештырган.

Очрашуның музыкаль өлешен баянчы Марсель Мостаевның чыгышы бизәгән. Артист кунакларны яңартылган репертуары белән сөендергән: яраткан халык җырларын да, авторлык композицияләрен дә уйнаган.

Моннан тыш, кичәдә катнашучы егетләр һәм кызлар «Татарча диктант» мәгърифәтчелек акциясенә кушылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot