Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары штабында беренче студентлар ифтары узган
Мәскәү татарлары штабында беренче студентлар ифтары оештырылган. Яшьләр өчен кызыклы программа әзерләнгән. Кичә иң изге һәм шәрәфле айда студент егетләр һәм кызларны бер табын артында җыйган, аларны таныштырган, дуслаштырган, белемнәрен арттырган. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Чараны Ренат хәзрәт Идрисов вәгазь белән башлап җибәргән. Ул Рамазан аеның әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләгән.
Яшьләр өчен кызыклы программа әзерләнгән булган. Белемнәрен тикшерергә яратучылар өчен Рамазан ае темасына мавыктыргыч квиз үткәрелгән. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган.
Аралашырга, дуслар табарга теләүчеләр өчен өстәл уеннары зонасы эшләгән. Дин турында сораулары булган егетләр һәм кызлар хәзрәткә мөрәҗәгать итә алган.
Ифтар мәҗлесе мөселман традицияләрендә оештырылган: биредә музыка һәм күңел ачулар булмаган. Шул ук вакытта, очрашу бик җылы һәм дусларча рухта үткән. Теләүчеләр күмәк намаз укыган. Кичә яшьләрне берләштергән, таныштырган, фикердәшләр һәм дуслар табарга ярдәм иткән, белемнәрен һәм иманын арттырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз