news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарлары Санкт-Петербургта татар теле курсларында кунак булды

Мәскәү татарлары Санкт-Петербургта татар теле курсларында кунак булды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының Питер.Татар порталы хәбәр итә.

Артем Кураев XVII гасырдан башлап Касыйм татарларының шәҗәрәсен презентацияләде. Интерактив тактада агачта аның ата-бабаларының исемнәре, шулай ук аерым агачларда төрле буын вәкилләре сурәтләнгән. Борынгы фото һәм рәсемнәр элеккеге заман образларын торгызган.

Оештыручылар сүзләренчә, дәресләрдә өйрәнелгән темалардан лексика муллыгы, аны практикада куллану осталыгы ачык күренә.

Алинә Шәрәфетдинова Омск татарларының авыр язмышы турында «Бегущие к свету» китабына презентация күрсәтте.

Дәрестә Мәскәү шәһәренең мәдәни-белем бирү үзәгеннән чакырылган кунаклар катнашты. Алар балаларга мультфильм нигезендә онлайн форматта татар телен укытуның яңа методикаларын алып килгән. Балаларга татар телен укытуның заманча методикалары өлкәсендә, шулай ук мәдәни-массакүләм эшчәнлектә хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100